Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗановага 60 яшь

20 апрель
Шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗановага 60 яшь (1962)

Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында туган. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлеген тәмамлагач, хезмәт юлын укытучы булып башлый. Ике дистә елга якын балаларга белем бирә, аннары күп еллар дәвамында укытучылар журналы – «Мәгариф»тә эшли. Хәзерге көндә «Татар—информ» Мәгълүмат агентлыгының татарча яңалыклар сайты редакторы. Сания Әхмәтҗанова – күпсанлы шигырь җыентыклары, популяр җырлар авторы.