Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сезне "Ялкын" журналының июнь саны белән таныштырабыз!

Хөрмәтле китап укучыларыбыз! Сезне "Ялкын" журналының июнь саны белән таныштырабыз!

Июнь саны тышлыгында – лагерьлар тормышын үзенең биш бармагы кебек белүче Арча кызы Айгөл Фәттахова. Ул үзенең ничек «Артек»ка эләгүен, лагерь тормышының серләрен һәм «Сәләт» белән «Артек»ның нәрсәсе белән аерылуы турында сөйләр.

Бу санда, шулай ук, Г.Кариев театрының яшь артисты Балтач егет Илсаф Нәҗипов белән театр тормышы, кумирлары һәм сәхнәдә сүз онытуның нинди яхшы ягы бар икәнлеге турында.

«Алтын каләм» – «Ялкын» журналы өчен аеруча кадерле фестиваль. Биредә кайчандыр катнашып, үз тормышын журналистика белән бәйләргә уйлаган кызлар-егетләр.

«СЫВӐ-И, ШУПАШКАР: РЕДАКЦИЯ БЕЛӘН ЧУВАШ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ» язмасын укысаң, синдә, һичшиксез, Идел буенда урнашкан бу искиткеч матур шәһәргә бару теләге уяначак.

Якын дустың гашыйк булган кеше синең күңелеңә ятмаса, нишләргә? Бу турыда психолог белән «Оялчан алма» сәхифәсендә.

Студентлар укуның уртасына, ягъни экваторга җиткәндә нинди нәтиҗәләр ясый? Укуга мөнәсәбәте үзгәрәме? Студент үзе сөйли!

«Маратның бик тә үбешәсе килде.» – Гөлназ Әхмәдиеваның июнь санындагы хикәясе шулай башлана. Ә нәрсә белән тәмамланыр икән, ничек уйлыйсыз?