Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гомернең бер мизгеле

Кеше күңелен бер генә нәрсәдә китаплар кебек баета алмый. Нинди генә заманда яшәсәңдә, куллар китапка үрелә. Аларны укып тарихны күзәтәбез, табигать серләренә төшенәбез, тормыш, яшәү кануннары белән танышабыз, матурлык, гүзәл гамь белән очрашабыз.
Бүген Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә "Гөмернең бер мизгеле" дип исемләнгән әдәби- музыкаль очрашу оештырдык. Очрашу барышында без китаплар аша кызыклы мәгьлүматлар җиткердек, язучылар белән таныштырдык, гомүмән вакытыбызны бик кызыклы һәм файдалы итеп уздырдык. Фотоларга төшеп истәлекле минутларны озынайттык.