Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шигьри утлар хисен тойганнарга

Кеше күңелендә иҗат чаткылары кайчан кабына икән? Миңа калса, моны тәгаен гына әйтеп булмыйдыр. Шунысы ачык, табигать кочагында үскән малай яки кызның йөрәгенә дулкыннар шаулавы, тал ботагына басып кошлар сайравы, кабартма пешкән мичләре, сиреньнәрнең шаулап чәчәк атуы, көлгә күмгән бәрәңгеләр тәме, басу өстеннән җим эзләп талпынган тургайлары тирән эз калдыра.

Бүгенге әдәби кораблебез Колмакчы авылында тукталыш ясады. Очрашу Рәсимә Набиуллинаның "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе язучылары белән таныштырудан башланып китте. Н.Тукмачев, А.Усачева, Н.Гаптуллин, В.Камалов, Р.Габбасова, И.Галиуллина, А.Сибгатуллина үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Елантово авыл җирлеге җитәкчесе В.А.Лебедев язучыларга булган җылы хисләрен җиткерде.Очрашуны бер тында алып баручы Әнфисә Фәйзетдинова һәм китапханәче Алсу Вәлиуллина җырлары белән очрашуны бизәп, тагын да күркәм иттеләр.