Центральная библиотека им. Г. Тукая

Чайкалырга һич хакым юк

Татар халкы гомер бакый шигьри сүз тәмен, кадерен белә торган милләт. Хәзерге югары технологияләр дәверендә дә ул хикмәтле сүздән – шигырьдән җанына шифа табып яши икән димәк әлеге асыл сыйфатын да әйтмичә калдыру мөмкин түгелдер.

“Аның шигырьләрендә фикер тыгыз, хисләр бер йодрыкка йомарланган ,үз дөньясы, үз образлары,үз стиле,үз карашы бар “- дип бәя бирә Фәнис Яруллин. Без дә, күренекле язучыга ияреп, җирдәге балкышларны күзәттек. Күзәтеп кенә калмый аралашып, серләшеп алдык. Бүген бездә кунакта 5 китап авторы, ,професионал язучы, Татарстан Фәннәр академиясендә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә аспирантура тәмамлаган, республикада күпләребезгә таныш шагыйрә –Җәмилә Әхтәмова.

Әңгәмә рәвешендә барган очрашу тормышның асылын аңларга этәргеч буларак яшь буынга күп кенә мәгьлүматләр бирде.Шигырьләрдә, үз тормышыңда тәңгәл килгән фикерләрне ачарга булышты. Җәмилә Әхтәмованың биш китабы да үзәк китапханә киштәләрендә сезне көтә.
Әлеге иҗатта сез үзегезнең тормышыгызның мизгелләрен чагылдырган чаткыларын таба алырсызмы? Килегез, танышыгыз,укыгыз.