Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Күңел кыйбласы"

"Олыларга хөрмәт,кечеләргә шәфкать күрсәтү - Коръәннең, иманның нигезе.Олы-кечене, кече-олыны белеп, гореф-гадәтләрне саклап яшәү-заманыбызның катгый тәлабе"- дигән канатлы сүзләр белән очрашу башланып китте.

Роза Кашапованың "Бәхет телим сезгә" дип исемләнгән китабыннан шигъри вәгазьләр укып, Саимә абыстайның ислам дине тарихы турындагы мәгълүматларын тыңлап, "Иман нигезе- әдәп" викторина сорауларына җавап алып, ислам диненең җиде шартын искә төшереп узган очрашу күңелләргә җылылык, яктылык өстәде.Саимә абыстай үзе язган шигырьләрен укып очрашу мизгелләрен тагын да ямьләндереп, җаннарыбызга иман байлыгы бирде.