Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ялкын

Хөрмәтле китап укучы дусларыбыз! Сезне "Ялкын" журналының яңа саны белән таныштырып китәбез:

Бу санның шәхес сәхифәсен тышлыктагы чибәр кыз – Таңсылу Җиһангәрәева белән әңгәмә ачып җибәрә. Шулай ук, сезне кастомнар ясаучы Дания Хәлимова, косметолог Айгөл Шакирова белән әңгәмәләр көтә. Өстәвенә, студентлар көненә бәйле хорафатларны, гадәтләрне барларбыз һәм бераз гына авыл һәм шәһәр кызларын чагыштырып алырбыз.

Ачыш сәхифәсендә «өй! come on» исемле чит ил һәм Россия студентларына аралашу өчен онлайн һәм оффлайн форматтагы проект, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, һәм мәктәптә уку-укыту системасының йомшак яклары турында.

Фән сәхифәсендәге язма исә аеруча кызыклы һәм актуаль: сүз куешулар, ягъни дөньяви заговорлар турында.

Ә тәҗрибә сәхифәсендә исә сине чын тәҗрибә көтә, ә төгәлрәге, каһвәгә бәйлелек һәм аннан котылу омтылышы.

«Оялчан алма»да тагын бер четрекле тема: якын дустың мәхәббәт аңлатса, нишләргә?

Иҗтимагый күренешләр һәм проблемаларны барлауны: ни өчен хатын-кыз булу кыйммәткә төшә? Бу санда сез «ал салым» (розовый налог) турында укый алачаксыз.