Центральная библиотека им. Г. Тукая

Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә 85 яшь

 ӘДӘБИ КАЛЕНДАРЬ 
20 гыйнвар / 20 января

Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш»
республика фонды Химаячеләр советы рәисе, Татарстанның беренче
 (1937)
Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә 85 яшь
– 85 лет Государственному советнику Республики Татарстан,
Председателю Попечительского совета республиканского фонда
«Возрождение», первому Президенту Татарстана Минтимеру Шариповичу Шаймиеву (1937)

Шәймиев Минтимер Шәрипович1937 елның 20 гыйнварында туган

Белеме:
1959 елда – Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган

Хезмәт эшчәнлеге:
1959 елда – ТАССРның Мөслим район ремонт-техник станциясе инженеры, баш инженеры
1962 елда – ТАССРның «Авыл хуҗалыгы техникасы» Минзәлә районара берләшмәсе идарәчесе
1967 елда – инструктор, КПССның Татар өлкә комитеты авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары
1969 елда – ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры
1983 елда – ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары
1983 елда – КПССның Татар өлкә комитеты секретаре
1985 елда – ТАССР Министрлар Советы Рәисе
1989 елның сентябренән – 1990 елның сентябренә кадәр – КПССның Татар өлкә комитеты беренче секретаре
1990 елның 11 апреленнән – ТАССР Югары Советы Рәисе
1991 елның 12 июненнән – Татарстан Республикасының беренче Прези-денты итеп сайланды
1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында – Татарстан Республикасы Президенты итеп яңадан сайланды
2010 елның 25 мартында – Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен Рөстәм Нургали улы Миңнехановка тапшырды
2010 елның 21 апреленнән – бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе
XI чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты, СССР халык депутаты, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы, Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы, «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы рәистәше

https://prav.tatarstan.ru/tat/shaymiev-mintimer-shari..

1. Батулла, Р. Илбашы : Татарстан Республикасының беренче Президенты, татар халкының олуг шәхесе Минтимер Шәймиев турында хикәяләр / Р. Батулла; [мөхәррире Г. В. Моратов ; кереш сүз авт. М. Мирза ; Р. Хәбибуллин рәсемнәре]. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2017. – 223 б.

2. Минһаҗев, Р. Минтимер Шәймиев: социаль-психологик портрет / Р. Минһаҗев, И. Кыямов; [ред. һәм тәрҗ. Н.Н. Шәйдуллина]. – Казан : Идел-Пресс, 2012. – 199 б.

3. Мостафин Р.Ә. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев (сәясисурәтенә шәрехләр / Р.Ә. Мостафин, Ә.Х. Хәсәнов. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1996. – 279 б.

4. Шаймиев, Минтимер Шарипович. Минтимер Шаймиев о стране, республике и народе = Минтимер Шәймиев ил, республика Һәм халык турында; Mintimer Shaimiev about Country, Republic and People: фотоальбом / М.Ш. Шаймиев. – Казань; Лондон: UK, 2002. – 207 с.