Каз өмәсе
Көзге байлык! Көзге муллык!
Бүген бездә каз өмәсе!
Яше-карты, бала-чага
Шау-гөр килә бөтенесе.
Каз өмәбез дәвам итә. Өмәгә килгән кызларыбыз бар яктан да килгәннәр. Куллары эшләп торды, ә үзләре шул ук вакытта викторинада да катнаштылар, шигырләр дә сөйләделәр,мәкальләр дә искә төшерделәр. Мөнҗия ханымның кулларында гармун гүя җанланып , үзенә ияртеп моң дөньясына алып кереп китә.
Апас якларында «дөгәч» ә безнең якларда «май канаты» дип аталган таба майлау өчен кулланмаларны җыр-моң белән бик тиз һәм күп итеп ясадык.
Сүзләр бетми, төннәр җитми
Сөйләшеп йөргәннәргә.
Кемнәр булыр, кемнәр булмас
Киләсе өмәләрдә...
Киләсе өмәләрдә...