Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бер очрашу - үзе бер гомер

Гөрләп чәчәк аткан Татарстаныбыз үзенең хезмәт сөючән уллары, кызлары, алдынгы журналистлары, язучылары белән данлы. Бүгенге «Кунакчыл Түбән Кама» проектының хөрмәтле кунагын – ярдәмчеллеге, туры сүзле булуы белән аерылып торучы журналист, язучы Җәүдәт Юнысны түбәнкамалылар әле дә хәтерлиләр.

«Чулман» газетасына нигез салып, тырыш хезмәте, тормыш уртасында кайнавы, шәһәр тормышын яктыртучы «кайнар» язмалары белән яулый ул газета укучылар күңелен. Аның белән якыннан таныш булганнар: «Кече җанлы, кояштай мөлаем кеше ул, беркайчан да масаймас, йомышың төшсә, игътибар белән тыңлар һәм ярдам кулы сузмый калмас», – диләр. Гомумән алганда, кешелекле, киң күңеллелеге белән аерылып тора ул.

Җәүдәт Юнысның иҗаты – зур бер дөнья. Юмористик әсәрләрнең тематик төрлелеге, жанр байлыгы, язучы иҗатының үзенчәлеге һәркемдә соклану уята.