Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гыймад Шәрифҗан улы Нугайбәк Нугайбәк

ӘДӘБИ КАЛЕНДАРЬ

Гыймад Шәрифҗан улы Нугайбәк (1881 – 1943) – тел галиме, журналист.

1881 елның 13 февралендә, Саратов губернасы Кузнецк өязе Черкели авылында игенче гаиләсендә туа. 1893 елны Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Мәдрәсәне тәмамлап, шунда ук укытучы булып кала. 1912 елдан – «Кояш», 1917 елдан «Кызыл байрак» газеталарында эшли. 1918-1920 елларда эчке Россия Мөселман эшләре комиссариаты каршындагы фәнни коллегиянең орфография комиссиясе хезмәткәре. 1924 елдан 1943 елга кадәр Татар дәүләт нәшриятында эшли.
Гыймад Нугайбәк - "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең шәкерте.