Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шагыйрь Мөхәррәм Әхмәтнур улы Каюмовның тууына 80 ел

ӘДӘБИ КАЛЕНДАРЬ

Табигатьтәге шикелле,
Гомердә дә дүрт фасыл:
Балачак,
Үсмерчак,
Яшьлек,
Картлык – һәммәсе асыл...

Шагыйрь Мөхәррәм Әхмәтнур улы Каюмовның тууына 80 ел (1941–2003).
Mөхәррәм Каюмов 1941 елның 3 февралендә Башкортстанның Борай районы Бустанай авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөре педагогия институтында белем ала. Казанга килеп, газета-журнал редакцияләрендә төрле вазифалар башкара. Гомеренең соңгы елларында «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә эшли.

Мөхәррәм Каюмов, нигездә, лирик шагыйрь. Шигырьләрендә тормышның катлаулы, каршылыклы якларын тирән кичерешләре ярдәмендә сурәтләп бирергә омтыла. Ул проза өлкәсендә дә уңышлы эшләп килә. Юмор-сатира жанрын да үз итә, аның күп кенә язмалары «Чаян» журналында басылып чыга.

Шагырьне көтмәгәндә рәхимсез чир аяктан ега. Әмма ул, гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат дәртен сүрелдермичә, каләмдәшләре белән аралашып яши. Ул 2003 елның 14 декабрендә вафат була.

М. Каюмовның иҗаты белән якынрак танышырга китапханәдә көтеп калабыз.

Торналар чылбыры : шигырьләр / кереш сүз авт. Г. Садә. — Казан : Татар. кит. нәшр., 1998. — 95 б.