Тел – күңелнең көзгесе
Бүген – Халыкара туган тел көне.
Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле: тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар, бер-берсен аңлыйлар, тормыш тәҗрибәләрен һәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар. Шулай итеп, тел кешелек җәмгыятен үстерүгә хезмәт итә.
Халкыбыз элек – электән тапкыр, зирәк булган. Телебез турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган. Хәзер дә бу эш дәвам итә.
Ә сез туган тел турында табышмак һәм мәкальләрне яхшы беләсезме?
Без сезгә викторина сорауларына җавап бирергә һәм белемнәрегезне тикшерергә тәкъдим итәбез - https://onlinetestpad.com/ho5il74mmdo7g
Сорауларны игътибар белән укыгыз, бер дөрес җавап сайлагыз; сүзләре буталган мәкальләр бирелә, берничә җавап арасыннан дөресен; мәкальләрнең башы тәкъдим ителә, дәвамын табыгыз. Үтегез һәм нәтиҗәләрегез белән уртаклашыгыз. Уңышлар!!!