Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сәхнә

МАТБУГАТ ҮЗӘГЕНДӘ
Сәнгать яратучы кадерле дусларыбыз! 

Татар театрын, татар җырын, артистын, җырчысын, сүз остасын, драматургын, шагыйрен яраткан кешеләр өчен юлдаш булган «Сәхнә» журналы сезне көтә!

Әлеге журналда, сәнгатькә багышланган яңалыклар, кызыклы әңгәмәләр, күңелле очрашулар, артистлар тормышына багышланган язмалар һәрдаим басылып тора.

Сәхнәдә зифа буйлы, айдай яктылык, нур сирпелеп торган, түгәрәк йөзле, сөйкемле, гадәти булмаган тавыш иясе, татар җыр сәнгатенең йөзек кашы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Вафирә Гыйззәтуллинага 13 февральдә 75 яшь тулган булыр иде.

Юк җырламый гүя аккош кебек йөзеп бара, менә-менә канатларын җилпеп очып китәр, үзенең моңы белән бар җиһанны тутырыр төсле. Татар җыр сәнгатенең йөзек кашы, күренекле җырчыбыз Вафирә Гыйззәтуллина хакында кемнән генә сорама әнә шулай дип искә ала. Искиткеч хезмәт сөючәнлек һәм талант җырчыга классик һәм эстрада музыкасы әсәрләрен дә, халык җырларын да зур җылылык белән башкарырга мөмкинлек бирде, ул татар композиторларының күп җырларын һәм романсларын беренче башкаручы булды. Тик язмыш аны халкыннан иртәрәк аерды шул.

«Сәхнә» журналы февраль ае санында 1990 елның 24 июлендә «Татарстан» радиосы аша яңгыраган әңгәмәнең бер өлешен язма рәвешендә тәкъдим итә.