Центральная библиотека им. Г. Тукая

Фатих Әмирханга - 135 ел

ӘДӘБИ КАЛЕНДАРЬ
Татар әдәбияты классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов)ның тууына 135 ел (1886 – 1926).
Ф. Әмирхан 1886 елның 13 гыйнварында (яңа стиль белән 1 гыйнварда) Казан шәһәренең Яңа татар бистәсендә туа. Аның бөтен гомере Казанда уза. Монда ул үзенең иң яхшы әсәрләрен иҗат итә. Аның әсәрләре татар реалистик әдәбиятын үстерүдә зур роль уйныйлар. Ф. Әмирханның «Яшьләр» пьесасы, «Хәят» повесте, «Бәхетле көн» хикәясе һәм башка бик күп әсәрләре татар әдәбиятының алтын фондын тәшкил итәләр. Язучы күтәргән иң кызыклы темаларның берсе - татар хатын-кызын кысрыклауга каршы көрәш. Ул язучының күп кенә иҗат җимешләрендә чагыла.

Затлы гаиләдә туган, борынгы морза нәселенең традицияләреннән ваз кичкән, Тукайның якын дустына әйләнгән, каты авыруга бирешмәгән һәм һәрчак үзе булып калган Фатих Әмирханның тормыш юлында сокланырлык, гаҗәпләнерлек адымнар күп булган. Ул ХХ йөз башы татар яңарышын оештырган, аңа юллар сызган, юнәлеш күрсәткән җәмәгать эшлеклеләренең берсе.
Фатих Әмирхан турында тулырак мәгълүматны китапханәдә алырга мөмкин.