Центральная библиотека им. Г. Тукая

МАТБУГАТ ҮЗӘГЕНДӘ

МАТБУГАТ ҮЗӘГЕНДӘ

Яңа елның - яңа саннары!

«Безнең мирас» журналы сезне тарихка алып керер: Идел буендагы 1921-1922 нче елгы ачлык һәм ачыгып һәлак булган мәрхүмнәр рухына багышланган сәхифә; Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның фотомирасы белән танышырсыз.

Тарихыбызны барлауда зур рольне музейлар уйный. Арча шәһәрендә урнашкан «Әлифба» музее турында «Мәйдан» журналының әлеге саныннан укырсыз.

«Казан утлары» журналының яңа санында Фирүзә Җамалетдинова, Галия Гайнетдинова шигырьләре, Рабит Батулланың «Мур кырылышы» кинороманы, Рафис Корбанның «Каргыш» повесте урын алган.

Социаль челтәрләрдә үз эшегезне башлап җибәрү өчен файдаланырга мөмкин булган идеяләр; «TatCast» - татар телендә чыга торган беренче подкаст турында «Ялкын» журналы тәкъдим итә.

Җырлый-җырлый теш дәвалаучы табиб күргәнегез бармы? Интернет киңлекләрендә үзен «Җырлаучы стоматолог» буларак таныткан Түбән Кама егете Илшат Мөхәммәтов белән «Идел» яшьләр журналы таныштырыр.

#Казанутлары
#Безнеңмирас
#Мәйдан
#Гаиләһәммәктәп
#Идел
#Ялкын
#Татартелендәгежурналлар
#Татаржурналлары
#Тукайкитапханәсе