Центральная библиотека им. Г. Тукая

Һади Такташка бүген 120 яшь

Татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург - Һади Такташка бүген 120 яшь (1901–1931).
Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота. Такташ мирасының мөһим һәм кыйммәтен югалтмаган төп өлешен, инде ничәмә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, чакырып, югары әхлак, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе тәшкил итә.

Ссылка на Ютуб: https://youtu.be/5Yw0KaS0lgQ