Центральная библиотека им. Г. Тукая

МАТБУГАТ ҮЗӘГЕНДӘ

Дуслар, сезне татар телендә чыга торган журналларның чираттагы саннары көтә. 

 «Мәйдан» журналы битләрендә Әлфия Ситдыйкованың туган авылы, Актаныш районының Күҗәкә авылы тарихы, шәхесләре һәм шәрехләре белән; сынчы, декоратив гамәли сәнгать остасы Дамир Илдаров иҗаты белән танышырсыз. Шулай ук, яңа санда Лилия Фәттахова, Рахмай Хисматуллин шигырьләре, Фатыйма Гыйльметдинованың хикәяләре дә урын алган.

 «Безнең мирас» журналының яңа саны укучыны республиканың үткәннәренә алып керер. Х. Хисматуллин, М. Фәйзи, Г. Ибраһимов, Т. Миңнуллин һәм башка шәхесләрнең тормыш юллары турында мәгълүмат алырсыз.

 «Гаилә учагы» журналы битләрендә яшәү, тормыш, гаилә бәхете, мәхәббәт, сәламәтлек, дин темалары яктыртыла. Ныклы, матур гаилә – яшәүнең какшамас нигезе икәненә төшенерсез. Яңа төрле матурлык һәм аш-су рецептлары белән дә танышырсыз.

 «Мәгариф» журналының яңа килгән саны да күптөрле мәсьәләләрне яктырта: профессиональ ару һәм аны ничек булдырмаска, сүзлекләрнең электрон фонды, заманча матбугатта яңа рус-европа алынмаларын куллану, яңа дәресләр, кыскасы, укытучыга практик кулланма булырлык эш материалларыннан тора.