Центральная библиотека им. Г. Тукая

МАТБУГАТ ҮЗӘГЕНДӘ

Кадерле дуслар! Китапханәгә ашыгыгыз - монда сезне татарча журналларның яңа саннары көтә.

 «Сөембикә» журналы белән берлектә:
 Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның җәмәгате Луиза Әкрәмовна белән бергәләп тормыш сәхифәләрен барларсыз;
 сәхнәдә үзен тәрбиялелекнең иң югары дәрәҗәсендә тоткан Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров тормышта бөтенләй башка кеше икәнен белерсез;
 Яңа ел табынына әфлисун һәм алма белән тутырылган үрдәкне танылган яшь җырчы Айдар Рәкыйпов белән әзерләрсез.

 Без артист халкын сәхнәдә елмайган, бәхетле килеш күрергә ияләнгән. Әмма күпме сынау аша үткәннәрен, авырлыкларны җиңәрлек сабырлыкка ия булуларын, алар белән күзгә-күз очрашып, тормыш турында сөйләшә башлагач аңлыйбыз. Театрлы яшьлек еллары, сәхнәгә беренче адымнары, бәхетле булу серләре турында, Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллина белән әңгәмәсен «Сәхнә» журналы тәкъдим итә.

✨ «Идел» журналы сезне тарихка алып керер, «Тукайга бүләкләр» мәкаләсендә татар халык шагыйре Габдулла Тукай белән аның дуслары арасында бер-берсенә ясалган бүләкләре белән танышырсыз.

✨ Арабызда үз теләкләре белән яңа һөнәр сайлаучылар җитәрлек икән. Һөнәрне алмаштырудан файда бармы? Әнә шул хакта «Гаилә һәм мәктәп» журналы сөйләр.