Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Көзләр миңа тормыш биргән»

Хөрмәтле дуслар, бүген шагыйрә, прозаик, алты китап авторы Рәмзия Габделхакованың гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.
Рәмзия ханым, сезнең иҗат чишмәгез бер дә саекмасын, каләмегез кулыгыздан төшмәсен! Килер көннәрегез куанычлы, туасы таңнарыгыз өметле, гомерегез озын булсын! Сезгә җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, чиксез бәхет, имин тормыш һәм иҗади уңышлар телибез. Киләчәктә дә безне яңа китапларыгыз белән сөендерегез.
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре исә шул уңайдан «Көзләр миңа тормыш биргән» исемле күргәзмә әзерли. Ә инде иртәгә, хөрмәтле китап укучыларыбыз, сезне язучы тормышы һәм иҗат юлы буенча мәгълүмат минутлары көтәчәк. Рәхим итегез!