Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Туган телебез байлыгы - китапларда

Халык элек - электән өлкәннәрнең акыллы сүзләрен, төпле фикерен истә тотып яшәгән.Татар халык авыз иҗаты әсәрләре - олы хәзинә. Буыннан - буынга күчеп килгән әлеге кыйммәтләр - мәкаль- әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр, бәет - мөнәҗәтләр, йола җырлары бүген дә зур әһәмияткә ия.
Татар халкының  милли  мирасы - халык авыз иҗаты әсәрләре белән, әлеге әсәрләр тупланган китаплар белән таныштыру максатыннан 28 нче мәктәпнең 7 сыйныф укучылары өчен МБОУ СОШ №28 ,"Туган телебез байлыгы- китапларда" исемле әдәби сәяхәт оештырылды.