Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

“Мәхәббәткә мәдхия“.-. “Ода любви” Г. Тукайның 130 еллыгына

Безнең әдәби кичәбез дә  Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап уздырылды. Иҗат гомерендә халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек шәхеснең язмышы вакыт узган саен игътибарны үзенә җәлеп итә бара. Сан ягыннан әллә ни күп булмаган, әмма сәнгати эшләнешләре гаять тә югары булган, шагыйрь күңелендә кайнаган хис - кичерешләрне чагылдырган мәхәббәт шигырьләре....

 Әйе, мәхәббәттә  янган шагыйрь.  Ул үзенең мәхәббәтен хур кызына тиңли.  Шагыйрь кара күзле, гүзәл кызны Зәйтүнәне Казанда очрата. Габдулла Тукай үзенең мәхәббәтен яратканына шигырьләр аша аңлата.

Без үзебезнең кичәбездә Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүче Тубән Кама эретеп ябыштыру көллитендә (НСМК) укучылар белән очраштык. Бөек шагыйребезнең тормышында яшерен янып йөргән мәхәббәте турында  таныштырдык, укучылар  аның шигырьләрен укыдылар, чарада  презентация  күрсәтелде. Шагыйрьнең китаплары буенча күзәтү үткәрелде.