«Үлемнән соң яшәү”
2 нче мәктәпнең 5”Б” класс укучылары игътибарына татар халкының бөек улы, герой- шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара үткәрелде.
Шагыйрь туган иленә, туган җиренә, халкына, ватанына булган ялкынлы кайнар хисләрен үзенең әсәрләрендә ихлас күңелдән, бөтен тулылыгы, матурлыгы белән тасвирлап бирә.