Камско-Полянская детская библиотека - филиал № 46

«Сандугачтай моңлы Тукай теле” - «Солнечные капельки поэзии Г.Тукая»

Чара татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланды. Сценарий буенча шагыйрьнең тормыш юлы hәм иҗаты ачып бирелде hәм презентация күрсәтү белән тулыландырылды. Балалар яттан Тукай шигырьләрен сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.

Тукай музыкант та булмаган, көйләр дә язмаган, шулай да аның һәр шигыреннән моң бөркелә. Бөек шәхес турында күбрәк белгән саен ул, ничектер күңелгә һаман да якыная, аның иҗаты яңа яктан ачыла бара. Бүген карты да, яше дә Тукайны укый һәм аны олылап искә ала.

Чара ахырында Г.Тукайга багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.