Городская детская библиотека - филиал № 37

"Яңа ел бизәкләре"

Китапханәдән чыкмыйча ничек сәяхәт итәргә? Бик җиңел! Бигрәк тә Яңа ел алды көннәрендә. "Яңа ел бизәкләре" күргәзмәсендә күрсәтелгән һәр китап киңлектә дә, вакытта да укучыны күчерә. Балалар Н.Гузееа, С.Козлов, Г.Андерсен һ. б. әсәрләре белән кызыксындылар. Өлкәнрәк укучылар өйләрендә укыр өчен Гофманның "Щелкунчик", А. Островскийның "Снегурочка", Р.Сабырның "Ак әби"китабын алдылар.