Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Мәдинә Маликова биштомлык китабы

ИГЪТИБАР ЯҢА КИТАП ‼📚
Мәдинә Маликованың иҗатын яратып укучы укучылары өчен сөенечле 🎉🎉📚
Мәдинә Маликованың 5 томлык сайланма әсәрләре безнең китапханәдә.
Мәдинә Маликова – татар телендә романнар иҗат иткән беренче хатын-кыз язучы, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты. Ярты гасырлык иҗат дәверендә, аның татар һәм рус телләрендә 30 китабы басылып чыкты, пьесалары республика театрларында сәхнәләштерелде. Мәдинә Маликова китаплар язылу тарихын да, язу серләрен укучыларына болай ди :«Гашыйк булып, мавыгып язам мин. Әсәр язылмый да шикелле. Әсәр бит ул хис белән языла. Әдәбият - ул хис дөньясы, анда акыл өйрәтүе - икенче мәсьәлә. Ул сабак бирә укучыга, ләкин беренче чиратта хисне кузгатырга кирәк».
Сайланма жыентыкларда авторның бөтен әсәрләре кермәгән, билгеле. Мәдинә Маликовага аларны сайлау да кыен булгандыр. Язучыга аларның һәрберсе бик кадерле.
Кадерле укчыларыбыз сезне китапханәдә көтеп калабыз.