Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Факил абый Сафинга — 70 яшь!

Язучы, шагыйрь, фән һәм җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил абый Сафинга — 70 яшь! Әдипне күркәм юбилее белән котлыйбыз! Яңадан-яңа уңышлар, сәламәтлек, иминлек, шәп кәеф телибез.

ГОМЕР

Гомернең төрле чагы бар.
Җанымда саклап йөртәм:
Җилкенгән кояшлы көнемне
Болыт килеп өркетә.

Башта — уйнап үтә гомер,
Аннан — башка уй килә.
Шомыртлар ак чәчкә ата,
Ак күлмәкле туй килә.

Гомер ахыры җиткәндә
Әйләнәбез аңлыга.
Санлысы сансызга күчә,
Сансызлары — санлыга.

Гомер кузы сүнгән чакта
Очкын алыр күмер юк.
Еллар, уйлар буталышкан,
Үткән юл бар, гомер юк!

Дөнья каршысында күпләр
Калдылар ялгыз басып.
Гомернең ямьле чаклары
Яши тик җанда качып.

Гомер уза. Кыр-даланың
Кылганын җилләр өтә.
Болытлары җанга якын,
Кояшлы көн өркетә...