Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Зифа Кадырова «Урланган яшьлек»

▪Зифа Кадырова «Урланган яшьлек»


Зифа Кадырованың «Урланган яшьлек» (16+) китабы ниһаять безнең укучыларга килеп җитте. «Урланган яшьлек» һәм «Кем каргады?» повестьләрен берләштергән китап гадәттәгечә гади итеп язылган. Геройлары да халык арасыннан чыккан, катлаулы тормыш юлы үткән кешеләр. Автор аларның тормышы аша хыянәт, кешегә начарлык кылу үзеңә әйләнеп кайтуын укучыларына җиткереп, нәтиҗә ясап, дөрес яшәргә өнди сымак. «Китап геройлары янәшәбездә бит: кемдер үзендә көч табып, мал-мөлкәтен, байлыгын калдырып, бәхетсез тормышыннан иреккә чыгып китеп, тормышын яңадан башлап бәхетле була. Икенчеләре исә гомере буе кыйналып, үлгәнче ирле булып яши», – диде Зифа ханым яңа китабының геройлары турында.
«Урланган яшьлек»нең герое Зөһрә үзенең һәр адымыннан көнләшеп, җанына тигән иреннән китеп бара. Аны иренең бер туганнары бала таба алмауда, кысырлыкта гаеплиләр. Әмма гаеп аңарда түгел, ире Кәримдә була....
Мавыктырыгыч сюжетлы повестьтан укып бетермичә аерылып булмый.
Әлеге китапны📚 алып укырга теләсәгез,без сезне безнең китапханәдә көтеп калабыз!