Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Беренче сентябрь

Кадерле укучылар! Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр!!
1 сентябрь - Белем көне. Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә бу көнне укучылар иртән-иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде алардан да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы алалар. Яңа уку елы башлана...

Укучылар, укытучылар, сез яраткан йорт бүген тагын сагынып сезне каршы ала. Сау-сәламәт, исән-имин булып, яңадан-яңа үрләргә ирешеп укып, укытып йөрүегезне тели ул. Бу бәйрәм, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелсын, шатлык-куанычларга, матур билгеләргә бай булсын ул!

Сезне бүгенге көләч бәйрәм – Белем көне – Беренче кыңгырау бәйрәме белән котларга рөхсәт итегез. Сәламәтлек белән, яңа көчләр, тырышлык һәм түземлек белән бу уку елын әйбәт билгеләргә генә бетерергә насыйп булсын. Укучылар, белем дигән могҗизалы ил ишекләрен сезгә киң итеп ачсын. Бәйрәм белән!

Хәерле юл сезгә, укучылар!