Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Яулыгым йөз байлыгым

Татар милләтенен язмышы ислам дине белән турыдан-туры бәйле. Дин безнең күп гасырлар дәвамында дәүләтле халык булып яшәвебездә зур роль уйнады, жәмгыятьтә әхлакый нормалар тәрбияләде, гомумән, татарны татар итеп саклап калуга узенең зур өлешен кертте.Соңгы елларда динебез, телебез, гореф-гадәтләребегә карата игътибар арта бара, дини уку йортлары ачыла, мәчеткә халык елдан ел күбрәк тартыла. Авылыбызның мәчет тарихын белү – безнең бурычыбыз! Шул уңайдан бүген балалар белән Шәңгәлче авылы мәчетенә сәяхәткә бардык.Чулпан ханым безне каршы алды һәм мәчет белән таныштырды. Балаларга яулык ябуның берничә ысулларын да күрсәтеп узды. Балалар бик кызыксынып тыңладылар. Чулпан ханымга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.