Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Сабантуй кечкенәләр өчен

Татар халкының милли гореф-гадәтләре әлегесе көнгә кадәр сакланып килә.

Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй..
Балалар бакчасында да милли тәрбия бирү безнең төп бурычыбыз. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, "Тансылу" балалар бакчасында Сабантуй бәйрәмен башлап җибәрдек.Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды.