Бирнә җыю
Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе.
Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар.
Шушы максат белән, "Таңсылу" балалар бакчасы белән милли бәйрәм – Сабантуйга бирнә җыю оештырылды,бар авылга таралган җыр-моң, гармун тавышы бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде.