Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Иң матур бәйрәм - Сабан туе!

Милли йола буенча, Сабан туе алдыннан һәр авылда бүләк җыела.
Шәңгәлче авылында әлеге йола беренчеләрдән булып башкарылды.
Йорттан-йортка кереп, җырлашып, биешеп Сабан туена бүләк җыйдык. Сабантуена яулык җыючыларның күңелле шау-шуларын урам башыннан ук ишетеп кайбер хуҗалар яулык, йомырка, тастымал кебек бүләкләрен алып чыгарга ашыгалар.Колгага яулыклар, сөлгеләр бәйләделәр. Шунысы да сөенечле - 12 июньдә бездә авыл Сабан туе да узар дип көтелә
Сабантуена бүләк җыю борынгыдан калган матур йола.