Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Китапханәчеләр көне

Бүген Россиядә Китапханәчеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан барлык китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм.
 
Алга куйган максатларыгызга ирешүегезне, якты өметләрегезнең тормышка ашуын телим. Китап кадерен, сүз кодрәтен, сүз тәмен белгән укучыларыгыз тагын да артсын. Сез китапка карата мәхәббәт уятасыз, китапны пропагандалауда күп төрле чаралар үткәрәсез. Сезгә иҗади уңышлар, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек телим.

Көнаралаш китап ала торгач
Эчтәлеген миннән сөйләттең.
Матди байлык көнлек икәнлекне
Шул китаплар аша өйрәттең.

Китап кайта кеше күңеленә,
“Алмачуар” кайта, “Таңбатыр”.
Әйбәт әсәр сине җибәрми ул,
Аны укый-укый таң атыр.

Китап кайта, кайта китмәскә дип,
Гафу ит син мине, интернет.
Ипләп битен ачып, рәхәтләнеп
Укуларга берни җитми бит!

Әкияте, шигырьләре белән
Онытылмый алтын балачак.
Китап биргән тиңсез рухи мирас
Мәңгелеккә синдә калачак!

Сиңа нинди китап кирәклеген
Күзләреңнән синең укучы.
Тукай телен биргән остазыбыз
Һәр кеше дә синең укучы!

Кичәгедәй кулга китап тотып
Янәшәдән безнең ул барыр.
Син матурлык бирдең, ә дөньяны
Тик матурлык беләм, коткарыр!..