Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Соңгы звонок

25 май барыбыз өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырыячак. Соңгы кыңгырау ул мәктәпне тәмамлап, зур тормышка юл алган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да икәнен кисәтеп килә сыман. Әлеге кыңгырау тавышы аларның мәктәп белән саубуллашу авазы да.
Чыгарылыш сыйныфларны безнең Апуш та котлап үтте. Теләкләрен теләп, кечкенә генә бүләкләрен тапшырды.