Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Изге Болгар җыены

Бүген, Шәһри Болгарда дөнья күләмендәге чара – “Изге Болгар җыены” уза. Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел булуына багышланган җыенда Россия мөселманнары, якын һәм ерак чит илләрдән килгән кунакларны каршы алды.
Кичке вакытта – Ак мәчет диварында утлы шоу күрсәтелде.Искиткеч матур
Ак мәчет – яшь архитектура һәйкәле булуына карамастан, инде бүген ул Болгар шәһәре мәдәниятының алыштыргысыз бер өлеше булып тора. Ул 2012 нче елда шәһәргә керү урынына якын бер җирдә төзиләр. Бинаның купшылыгы һәм бөеклеге сәяхәтчеләрнең игътибарын җәлеп итә, ә шәрыкъ рухы һәм мәчетнең эчке бизәлеше шәрыкъ әкиятләре атмосферасын тудыра. Мәчет төзелешендә өлге буларак ислам дөнья архитектурасының иң яхшы үрнәкләре кулланылган. Ак мәчет ансамбле 88 шәрыкъ баганасыннан корылган аркадалы намаз уку мәйданчыгы, нәфис манаралар һәм оста башкарылган витражлы төп гөмбәздән гыйбарәт. Мәчетнең эчке бизәлеше бер дә ким түгел: намаз уку залы ярым айлы биек баганалар белән уратып алынган, диварлары Коръән аятьләре белән бизәлгән.