Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

«Туган якның бизәкләре»

Музей – үткәннәргә сәяхәт. Музей – халык, милләт хәтере, ул халкыбызның бай тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары, шәхесләре белән таныштыра.
1977 елдан башлап 18 май – Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Музей ул – үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомүмән, тарихны барларга мөмкин. Гадәттә, һәр кеше музейларга кешелек дөньясы тудырган, кулланган әйберләр, ә алар музейда инде экспонатлар дип атала, белән танышу, алар турында күбрәк белү, үзендә туган сорауларга төгәл җаваплар эзләп килә. Музейлар барлыкка килгәндә максат итеп, тарихыбызга бәйле мирасны саклау һәм халыкка күрсәтү куелган булса, бүгенге көндә дә шушы юнәлеш үзгәрми, бары тик эш формалары, методлары гына замана таләпләренә яраклаштырылып үзгәртелә.

Бездә Шәңгәлче мәктәбе укучылары белән , Шәңгәлче авылы җирлегендә булган музейларга сәяхәт кылдык. Беренче тукталышыбыз Ташлык авылы китапханәсендә урнашкан музей. Илүзә ханым балаларны "Мәшһүр авылдашлар" Дип исемләнгән музей белән таныштырды. Анда Р. Валиевның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат алды балалар. Икенче тукталышыбыз Разил Валиевның туып ускән нигезе. Гөлүсә апа бик кызыклы вакыйгалар сөйләде. Һәм 3 тукталыш яңа гына ачылган Ташлык балалар бакчасында урнашкан " Халкым мирасы" Дип аталган минимузей . Гөлнара бик матур итеп музей турында сөйләде