"Китап – белем чишмәсе”
Яңа китап яңа дуска тиң! Гүзәл китаплар - гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш.
Элек-электән безнең татар халкы укымышлы булган. Халкыбызда “Китапсыз күңел — буш күңел” – дигән әйтем бар.
Кадерле китап сөюче дусларыбыз! Сезне безнең китапханәдә көтеп калабыз. Яңа китаплар арасыннан үзегезнең күңелегезгә хуш килердәй китапларны табарсыз дип ышанып калабыз.
Китап-хикмәт: битен ачкан саен
Күңел күзем минем ачыла,
Көндез кояшым ул, төнлә аем,-
Китап илтә таңнар каршына!.
(Нури Арсланов “Китап”).