Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Г.Тукай әкиятләре

26 апрель-бөек татар шагыйре Габдулла Тукайнын туган көне буларак билгеләп үтелә. «Таңсылу»балалар бакчасында да "Тукай әкиятләре!" дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле театральләштерелгән кичә узды. Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең җырларын җырладылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр. "Су анасы" әкиятен сәхнәләштерделәр, Тукайның табышмакларына җавапларны да бик тиз таптылар. Бәйрәм балаларга бик күп шатлык, сөенеч китерде.