Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

«Бисер белән эшләү иленә сәяхәт»

Бисер белән эшләү - борынгы заманның тере чагылышы.Чөнки бисер нык материал һәм ул үзенең матурлыгын озак вакытлар үтүгә дә карамастан саклый. Бисерның Туган иле дип Борынгы Египет санала. Анда тонык пыялалардан зур сәйләннәр ясаганнар. Алга таба бу сәйләннәрне ваклаганнар һәм бисерлар барлыкка килгән. Бисер түгәрәк формада гына түгел ә кечкенә торба формасында да була.Бик борынгы заманнарда бисер акча ролен дә үтәгән.

Бисер белән эшләү технологиясе бик төрле. Бу – чигү, крючок белән бәйләү, энә белән бәйләү, үрү,  туку, балавызга рәсемнәр ябыштырып ясау, Русиядә бисер белән чигү алга китә. Осталар бик вак бисерлар белән эшләгәннәр. Моның өчен бик нечкә энәләр кулланганнар. Бу энәләрне  немецлардан һәа англиядән кайтартканнар. Чигү өчен җеп һәм ат кылы кулланылган. Ә кылны ат койрыгыннан алганнар. XIXгасырның 30нчы елларында бисер белән мавыгу кими.        
Безнең китапханәгә йорисе кызлар бүген үзләренә йөзек, беләзекләр ясадылар.