Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Нәүруз

Нәүрүз килә

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Нәүрүзне зурлыйк әле.

Гөрләвекләр челтерәвенә

Кушылып җырлыйк әле.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Илләр, көннәр ямьләнә.

Бергәләшеп биергә дип,

Куллар-кулга бәйләнә.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Күктән нурлар сибелә.

Туган илем, туган җирем

Язны күреп сөенә.

Роза Хафизова

Бабаларыбыз элекке вакытлардан Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беенче көне итеп көн белән тоннең тигезләшкән вакытын (ул 21 мартка туры килгән)исәпләгәннәр. Бу көнне кояш зодиакның Хәмәл йолдызлыгына кергәнгә, айның үзен дә «хәмәл ае»( ягъни март ае) дип йөрткәннәр.«Нәүрүз»фарсы телендә «Яңа көн»дигәнне аңлата.Нәүрүз бәйрәме бүген дә уздырыла.бу уңайдан бар халык урамга чыга, күңел ача.Иң чибәр иң уңган кызны Нәүрүзбикә итеп сайлап куялар.Ул Кыш бабай белән ярыша һәм җиңеп чыга.Бу көнне самовар куеп, тәмле коймаклар пешерәләр.Әлеге сыйда бөтен халык катнаша.

Без дә «Нәүрүз»бәйрәмен үтккәреп алдык.Әлеге бәйрәмне сәхнәләштердек.Төрле уеннар уйнап, тәмле ботка кайнар коймак һәм самовардан чәй эчтеләр килгән кунаклар.