Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

кояш гомере телим әни сиңа

Балалар белән бүген «Кояш гомере телим әни сиңа» дип исемләнгән әниләр көненә күләмле открытка ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Иң якын кешегә- әнигә үз кулларың белән кабатланмас бүләк ясау идеясе балаларны иҗади эшкә илһамландырды.Шушы открыткада алар үзләренең сәләтләрен , мәхәббәтләрен күрсәтә , җиткерә алдылар.