Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

День Победы

#ТобаАвылыКитапханәсе
#ҖиңүКөне
Бөек Җиңү көне. Аның быел 79 еллыгын бәйрәм итәбез. Сугышлар беркайчан да булмасын! Сугыш һәм тыл ветераннарының батырлыгын онытмыйк! Җир шарында Тынычлыктан да кадерле нәрсә юк!!!
Ә безнең һәрберебезнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру. 79 ел узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.