Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Мин һәм туклану

Риваять
«Бик күптән, Олимп тавында аллалар яшәгән. Менә аларга күңелсез була башлый һәм алар кеше барлыкка китереп, җир шарына урнаштырырга булалар, һәм Кеше нинди булырга тиешлеген хәл итә башлыйлар. Аллаларның берсе: «Кеше көчле булырга тиеш» ди, икенчесе: «Кеше сәламәт булырга тиеш» ди , өченчесе: «Кеше акыллы булырга тиеш», - ди. Әмма араларыннан берсе әйтә: «Әгәр адәм баласы, боларның барсына да ия булса, алар безгә тиң булалар» ди. Һәм алар кешенең иң мөһим әйберсе - сәламәтлеген яшерергә карар кылалар. Кайберәүләр сәламәтлекне Зәңгәр диңгезгә, икенчеләре биек таулар артына яшерергә тәкъдим итә. Ә берсе: «Сәламәтлекне кешенең үзенә яшерергә кирәк,» - дип әйтә. Һәм менә шул «Борынгы заманнардан ук кеше үз сәламәтлеген табарга тырышып яши. Ләкин аллаларның кадерле бүләген һәркем табып, саклый алмый икән!»

Күпчелек авырулар - дөрес тукланмау нәтиҗәсе. Дөрес туклану һәм сәламәт диета ярдәмендә тормыш сыйфатын яхшыртырга сәламәтлекне саклап калырга мөмкин.
Тоба авылы китапханәсе сәламәт һәм дөрес туклану буенча китаплар, шулай ук журналлар куелган «Мин һәм туклану» дип исемләнгән күргәзмә төзеде.🍋🍏🍒