Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Шигъри минутлар "Нигә кирәк булды бу сугыш?"

1941 елның 22 июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә.

1418 көнгә сузылган, бик күп кешеләрнең гомерен өзгән, йөзләгән шәһәр-авылларны җимергән, бәһасез матди зыян салган сугыш халкыбызның туган илгә тугрылыгын, фидакарьлеген бөтен дөньяга күрсәтте.

Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.

Китапханәчеләр шул уңайдан шигъри минутлар үткәрделәр.