"Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!"
26 апрель Тукай һәйкәле янында уздырылган шигърият бәйрәмендә китапханәбез актив катнашты: чараның сценарий авторларының берсе булган китапханәче Айгөл Гәрәева бәйрәмнең алып баручысы да булды.
Чара өчен "Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда куелган әдәбият, яңа китаплар бәйрәмгә килүчеләрдә зур кызыксыну уяттылар. Күргәзмә янына килеп әдәбият белән танышучыларга Тукай турында булган яңа мәгълүматлар да җиткерелде.