Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Бар шундый китапханә! (Кол Гали исемендәге милли китапханә)

Кол Гали исемендәге милли китапханәгә, җәйге каникул чорында кунакка Кызыл Чапчак авылы балалары килде. Аларны китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина каршы алып ,аларны китапханә, аның фонды, белешмә аппараты, фондында булган кыйммәтле сирәк китаплар белән таныштырды. Китапханең шәһәрнең 40 еллыгы уңаеннан ачылып,узган 15 ел эчендә шәһәрдә бик билгеле, бик кирәкле мәдәният үзәгенә әйләнүен, һәр түбәнкамалы өчен бик файдалы будуын ассызыклап, китапханәдә табып булган берничә теманы кызыклы итеп ачып бирде. Шундый темаларның берсе булган "Районыбыз авыллары тарихы"на багышланган,районның бик күп авыллары язмышын чагылдырган китаплар балаларда зур кызыксыну уяттылар.Алар зур игътибар белән без җиткергән мәгълүматны тыңладылар,кулларына Кызыл Чапчак авылы тирәсенә урнашкан Түбән Чаллы, Зур аты,Үчкә, Каенлы авылларына багышланган китапларны алып , аларның битләрен актарып, фоторәсемнәр белән кызыксындылар.

Укытучылар җәй чорына укырга биргән китапларның барлыгы белән кызыксынып, язылып өйгә дә алдылар. Үз чиратыбызда, без аларны китапханәдә куллану кагыйдәләре, китапка сак мөнәсәбәт, аны китапханәгә кайтарып бирү сроклары турында да сөйләп-таныштырдык.