Красно-Ключинская сельская библиотека - филиал № 23

Әдәби - музыкаль кичә "Бәхет кошын тоткан кыз".

        Безнең китапханәдә татар халкының легендар җырчысы, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Абзаловага багышланган "Бәхет кошы тоткан кыз" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичәгә килгән кунаклар Әлфия апаның таланты, җырлары белән таныштылар. Кичәдә "Моң патшабикәсе" дигән фильм күрсәтелде. Кичәдә катнашучылар Әлфия Абзалованың җырларын һәм истәлекләрен искә төшерделәр.