Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"Тиздән Сабантуй җитә!"

 Ерак гасырлардан килә торган татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга әзерләнергә 1 ай кирәк. Сабантуйга әзерлек бәйрәмгә бүләк җыю белән башлана. Татар милли киеме кигән кызлар-егетләр, хатын-кызлар авыл буенча бүләк җыярга чыктык. Һәр йортка иминлек, матур теләкләр белән килеп керү хуҗаларның кәефен күтәрә. Һәр хуҗалык бәйрәмгә бүләк тапшырып үзеннән өлеш кертте. Капка төбендә биеп алу бәйрәмгә күңеллелек өсти. ул көнне авыл урамында гармун тавышы күпләрне яшьлегенә алып кайткандыр.