Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"Сары кирмән хәзинәсе"

Язучы Р. Зайдулланың "Сары кирмән хәзинәсен" "Алмаш" театр клубына йөрүче балалар белән әзерләнеп  тамашачыга күрсәттек. Соңыннан әсәр буенча фикер алыштык. Язучы үзенең әсәре аша, бергәләп эшләп тапкан мал гына кадерле була, шатлык китерә дигән фикерне җиткерә.